26 сентябрьдә Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” татар мөселман яшьләре җәмгыяте ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Казанның “Здравушка” мәктәпкәчә яшьтәге инвалид балалар өчен социаль-реабилитация үзәгендә “Файдалы чәршәмбе” акциясен үткәрде.
Чара кысаларында "Алтын урта" мөселман яшьләре министрлык вәкилләре һәм балалар белән бергәләп үзәк янындагы бакчага агачлар утыртты. Шулай ук балаларга нәзарәт бүләкләре дә тапшырылды.