2012 елның 23 сентябрендә Казан шәһәре Вахитов районының 51нче номерлы мәктәбе спорт мәйданында мөселман яшьләре арасында җиңел атлетика буенча шәһәр ярышлары үткәрелде. Үткәрелгән чарада Казан шәһәренең “Мәрҗани”, “Ал”, “Солтан”, “Салихҗан”, “Борнай”, “Әниләр” мәчетләреннән һәм КИК, РИУ, “Госмания” мәктәбеннән 60лап шәкерт катнашты. Ярышларны оештыручы – Үзәкләшкән дини оешма - ТР мөселманнары Диния нәзарәте. Төп максаты – яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик тәрбия һәм спортка мәххәбәт тәрбияләү.
Ярышларның җиңүчеләренә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.