19 сентябрьдә “Фәнис” мәдрәсәсендә беренче курс шәкертләре өчен бәйрәм үткәрелде. Ел саен кичәге абитуриентларны студентлыкка багышлау бәйрәмен оештыру мәдрәсәнең традициясенә әйләнгән чара булып тора. Әлеге бәйрәмдә өлкән курсларда укучылар белән яңа студентлар танышалар һәм табигать кочагында ял итәләр. Быел шәкертләр катерда да йөзгәннәр.
Бәйрәмдә өлкән курстагылар мәдрәсәдәге уку тәртипләре турында сөйләү белән генә чикләнми, төрле уеннар, конкурслар да уздырганнар.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман дини оешмасы “Фәнис” Урыссу мәдрәсәсе урта һөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала.
Мәдрәсәдә көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрендә һәм якшәмбе курсларында уку каралган. Көндезге бүлектә уку вакыты 3 ел, ә читтән торып уку бүлегендә 4 ел тәшкил итә. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга урта дини һөнәри белем алу турында, имам-хатыйб һәм гәрәп теле укытучысы белгечлеге буенча дипломнар бирелә.
“Фәнис” мәдрәсәсендә Коръән фәннәренә һәм сүрәләр ятлауга күбрәк игътибар бирелә. Шулай ук биредә егетләр һәм кызларга дини белем белән беррәттән төрле һөнәрләр үзләштерү (ир-атларга – шофер, хатын-кызларга – пешекче) өчен дә шартлар тудырылган.