Шушы көннәрдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте дини белем бирүче мәдрәсәләрдә, мәчет каршындагы мәктәпләрдә яңа уку елы башлану һәм Корбан бәйрәме якынлашу уңаеннан Лениногорск мөхтәсибәте белән берлектә имамнар җыелышын уздырды. Җыелышта көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты.
Имамнар дини белем бирүдә бердәм укыту стандартын саклау, дини мәгариф өлкәсендә мөгаллимлек эшчәнлеген алып барырга хокукы булмаганнарның һәм шулай ук имам-мөхтәсибләр рөхсәтен алмаучыларның дәресләрне укытырга кертелмәве турында сөйләштеләр. Моннан тыш дин әһелләре якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләренә тукталдылар. Быел Корбан бәйреме 25 октябрьгә туры килә.