Казан федераль университетында 21-30 сентябрь көннәрендә “Хәзерге ислам белеме белән бәйле көнүзәк проблемалар” дип аталган квалификация күтәрү курслары уздырыла. Курслар кысаларында тарихи эволюция шартларында мөселман берләшмәләре үсешендәге яңа тенденцияләрне карау көтелә.
Әлеге курслар “Төрле илләрдә һәм төбәкләрдә ислам” һәм “Россиянең Көнчыгышны өйрәнүчеләр лекцияләре” проектларының бер өлеше булып тора, дип яза "Татар-информ".
Лекияләр уку өчен Россиядән һәм чит илләрдән танылган галимнәр чакырылган. Аерым алганда, төрки язма һәйкәлләр буенча Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш тарихы бүлеген җитәкләүче Дмитрий Васильев, хәзерге Төркия буенча белгеч, Санкт-Петербург дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр университеты доценты Александр Сотниченко, Үзәк Азия илләре геополитикасы буенча белгеч, Үзәк Азия төбәге буенча фәнни программалар директоры Ирина Морозова һәм башкалар килер дип көтелә.
Курслар ислам белеме белән бәйле өлкәдә эшләүче укытучылар һәм белгечләр өчен оештырыла. Шулай ук ислам тарихын һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнүче студентлар чакырыла. Курслар түләүле түгел, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.