19 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Буа районы дин әһелләренә имам-хатыйблык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде. Шәһадәтнамәләрне мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин тапшырды. Габдулла хәзрәтнең бүгенге җәмгыятьтә дини кыйммәтләрнең мөһимлеге турындагы чыгышыннан соң, авылларда күп еллар дәвамында динебезгә чакырып яшәүче ихтирамга лаек муллаларга “Коръән елы” уңаеннан нәшер ителгән “Казан басмасы”, мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең вәгазьләр дискы да бүләк ителде. Шәһадәтнамә тапшыру тантанасы тәмамлангач нәзарәттә бергә җыелып фотога төштеләр, аннары алар өчен махсус әзерләнгән аш-су өстәле артында әңгәмә кордылар.
Буа элек-электән республикабызда башка районнарга караганда дин көчлерәк сакланып калган як буларак билгеле. Бүгенге көндә дә буалылар дини эшчәнлеккә зур игътибар бирәләр. Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәтнең ярдәмчесе, Кырлы авылы имамы, Буа мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Сәетморатов җирлектәге вәзгыять белән кыскача таныштырып болай диде: “Безнең районда барлыгы 60 имам динебезгә әйдәп, иманга чакырып эшләп килә. Икешәр мәчетле авылларыбыз да бар. Җәмигъ мәчетенә 150 ләп кеше йөри, шуларның шактые яшьләр. Бабайлар белән бергә алар да мәчетне үз итә. Ә менә шушылай җыелып, Казанга шәһадәтнамә алырга килүне барыбыз да бурыч итеп кабул итте. Бу, безгә, авыл имамнарына хөрмәт күрсәтү дә булып тора. Мөфти хәзрәтләренә авыл муллаларының дәрәҗәсен күтәрергә тырышуы өчен барыбыз да рәхмәтле”.
Шәһадәтнамәдә имам-хатыйбның дини вазыйфаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв)нең сөннәтенә, Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнәмәләренә туры китереп үтәргә тиешлеге күрсәтелгән.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/5681