Республиканың күп кенә районнарында гошер сәдакасын тапшыра башладылар. Елдагыча, җирле мөхтәсибәтләребез зур активлык күрсәтә. Әйтик, Арчалыларның бер өлеше инде гошер сәдакасын Казандагы “Ак өмет пансионаты”на тапшырган.
Якын көннәрдә Россия ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә шәкертләрен дә көзге уңыш белән тәэмин итәчәкләр, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.