Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылы халкы 1903 елда ата-бабалары тарафыннан төзелгән мәчетне торгызырга ниятлиләр.
Авыл аксакаллары әлеге изге эшне башлап җибәрү өчен акча җыюны үз өсләренә алган. Авылдагы гыйбадәт йорты кайчан сафка басачагы әлегә билгесез, барысы да иганәчеләрдән тора.
Әлеге мәчет стеналары күпне күргән: монда үз вакытында мәктәп тә, хәрби склад, хәтта авыл клубы да булган. Соңгы 17 елда мәчет кулланышсыз торган. Аның түшәме һәм түбәсе чергән булса да, тышкы як стеналары таза-нык. Гаҗәпләнерлек тә түгел: мәчет табигый таштан салынган.
Җирле халык мәчетнең макетын һәм яңа проектын инде әзерләгән.