13 сентябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Низамов Марат Ренат улы “Ак Барс-Питрәч” агрофирмасы һәм “Казан” кошчылык фабрикасының генераль директоры Кашапов Илһам Миңнехан улы белән очрашты.
Очрашу вакытында гамәлдәге таныклыкларның вакытын озынайтуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук үзара хезмәттәшлек һәм әлеге предприятиядә хәләл продукцияләр җитештерүне тарату турында сөйләштеләр. Хәләл продукцияләре җәелдерүдә интернет һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларыннан файдалану кирәклегенә басым ясалды.