15 сентябрьдә Югары Ослан районының җәмигъ мәчетендә район имамнары җыелышы үтте. Үткәрелгән чарада район башлыгының урынбасары В.Овсянин, ТР Президентының терорчылыкка каршы көрәш буенча ярдәмчесе Ф.Әгълиуллин, экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча Мөфти киңәшчесе Р.Шәкүров, авыл хуҗалыклары башлыклары, шулай ук район имамнары катнашты. Катнашучылар экстремизмның килеп чыгуының һәм яшьләрнең традицион исламнан ераклашуларының сәбәпләре буенча фикер алыштылар, рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауга, шулай ук “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” уку-укыту курсына игътибар юнәлтү кирәклеге ассызыкланды.
Югары Осланда район имамнары җыелышы үтте
17 сентябрь 2012 ел 12:22

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы