2012 елның 12 сентябрендә Кабан арты мәчетендә РИУның “Икътисад” белгечлегендә укучы беренче курс студентлары өчен экскурсия оештырдылар.
Мәчетнең имам-хатыйбы, “Зәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин кунакларны мәчетнең тарихы белән таныштырды, мәчет каршындагы мәгариф үзәге эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук гыйлем алуның фарыз гамәл булуын билгеләп үтте.
Экскурсия Кабан арты мәчетенең ашханәсендә әзерләнгән табын артында тәмамланды.