Норлат районы мәхәлләрендә дин сабакларын укытыр өчен Россия ислам университетыннан шәкертләр кайтарылды, дип хәбәр мөхтәсибәт. “Узган елларда 30лап мәхәлләдә дини гыйлем бирелде, 10лабына шәкертләр кирәк иде. РИУна мөрәҗәгать иттек, биш шәкертне җибәрделәр”, ди районның имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов.
Шәкертләр 1 октябрьдән алып 1 июньгә кадәр авылларда шәригать нигезләрен өйрәтәчәкләр, ислам диненең кыйммәтләрен халыкка җиткерәчәкләр. Аларга хезмәт хакын түләү мәсьәләсен җирле эшмәкәрләр үз өсләренә алган, авыл халкы исә тору урыны, ашау-эчү ягын кайгыртачак.