ТР МДНнең “Фәнис” мәдрәсәсе тулы һәм тулы булмаган урта гыйлемгә ия булган мөселман кызларын һәм егетләрне 2012-2013 уку елына шәригать (кызлар һәм егетләр өчен) һәм Коръән хафизлар (кызлар өчен) әзерләү факультетларына укырга чакыра.
Көндезге бүлектә – 3 ел, читтән торып 4 ел укыйлар.
Мәдрәсәдән “имам-хатыйб һәм мөгаллим (гарәп теле укытучысы)”, “остаз һәм мөгаллимә” белгечлекләре алып чыгалар. Шулай ук теләгән кешеләр “пешекче-кондитер” (кызлар), “электрогазосварщик”, “тракторчы һәм С категориясе машина йөртүче” (егетләр) белгечлекләре буенча урта махсус гыйлем турында дәүләт дипломы ала алалар. Урта мәктәптә уку мөмкинлеге дә каралган.
Мәдрәсәгә укырга керү буенча түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә кирәк: 423950 ТР, Ютазы районы, Урыссу шәһәр тибындагы поселогы, Пушкин урамы, 24 йорт.
Телефон: 8(85593) 2-69-07, 2-68-53.
Кесә тел.: 9172658738, 9274782509
интернет сайты: http://medrese-fanis.ru/
e-mail: maratmardanshin@rambler.ru