1 сентябрьдә Сарман районы үзәк мәчете каршында “Бәрәкәт” балалар мәйданчыгы эшли башлаган. Районның имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков билгеләп үткәнчә, әлеге мәйданчык инде дүртенче ел рәттән оештырылып килә икән. Бирегә 3 яшьтән алып мәктәпкәчә яшьтәге балалар килеп, әдәп-әхлак, Коръән дәресләре алалар, шулай ук укырга әзерлек өчен аерым төркем дә каралган. Балалар белән иртәнге сәгать 8.00дән алып 14.00гә кадәр югары дөньяви һәм дини гыйлемгә ия булган педагоглар шөгыльләнәләр.
Сарманда “Бәрәкәт” балалар мәйданчыгы эшли башлады
11 сентябрь 2012 ел 10:25

Соңгы яңалыклар

Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башлана
17 июнь 2022 ел 09:28
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы