9 сентябрьдә Казан шәһәренең Кабан арты мәчетендә “Ислам террорчылыкка каршы” темасына лекция үтте. Мәчетнең имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин лекциядә 50ләп кеше катнашты, дип хәбәр итә.
“Лекцияләр, мөселманнарыбыз гаиләләре белән ялларын файдалы үтәрсеннән өчен, махсус якшәмбе көнне оештырылды”, диде хәзрәт. Ата-аналар лекция тыңлаган вакытта, балалар өчен мөселман мультфильмнары күрсәтелде.
“Ислам террорчылыкка каршы” лекциясен Сәетҗәгъфәр хәзрәт үзе укыды. Үзенең чыгышында ул террорчылыкка төгәл билгеләмә, аның килеп чыгуы һәм сектантлар турында мисаллар китерде. Хәзрәт билгеләп үткәнчә, мондый төрдәге лекцияләр ай дәвамында барачак. Шулай ук мәчет каршында киләчәктә сабыйлар өчен балалар бакчасы оештырырга ниятлиләр.
источник: tatar-inform.ru