4 сентябрьдә Чирмешәндә район депутатларының сессиясе үтте, ул экстремизмга каршы чаралар күрү мәсьәләсенә багышланган иде. Район башлыгының киңәшчесе Әмир Мүгыйзов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә райондагы 22 мәчет һәм 8 чиркәү халыкның дини, рухи һәм әхлакый тәрбиясе өстендә актив эшләп киләләр.
Сессиядә шулай ук “Чирмешән” муниципаль ара бүлекнең җитәкчесе Фаяс Минһаҗев, Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов, чиркәү башлыгы Александр Филимонов, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Дәүләт советы депутаты, “Нурлатнефть” идарәсе җитәкчесе Илгиз Салихов та катнашты.
Казанда булган терракт вакыйгасы буенча фикер алыштылар. Районда яшьләр белән эшләүне көчәйтергә, белемле дин әһелләре әзерләргә кирәклегенә аерым басым ясалды.