6 сентябрьдә Әгерҗе районында “Хәсән” мәчете каршындагы якшәмбе мәктәпләренең ачылыш тантанасы булды. Районның имам-мөхтәсибе Ранил хәзрәт Якупов үзенең чыгышында килгән мөселманнарга хәер-фатихасын биреп, гыйлем алуның барча кешеләргә фарыз гамәл булуын ассызыклап үтте, олы буын вәкилләренә аерым мөрәҗәгать итеп: “Динебезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен халыкка җиткерү, яшь буынга борынгыдан килгән традицияләребезнең әһәмиятлелеген, мөһимлеген аңлату – сезнең бурычыгыз. Бергәләшеп әлеге уку елын да файдалы үткәрергә насыйп булсын”, - диде.
Әгерҗе районының “Нур” мәдрәсәсендә укулар исә октябрь аенда башланачак, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.