31 августта Кабан арты мәчетендә Гыйлем көне якынлашу уңаеннан Дәрвишләр бистәсендәге балалар өчен бәйрәм тантанасы оештырылды.
Нурислам хәзрәт Ибраһимов мәчет кунакларына гыйлемнең файдасы һәм ислам әхлагы турында сөйләде. Лекциядән соң, Марсель хәзрәт җитәкчелегендә балалар гарәп бизәкләре ясарга өйрәнделәр. Шулай ук балалар өчен мөселман мултфильмнары күрсәтелде, аларны мәхәллә халкы да бик яратып карады. Соңыннан балалар өчен бәйрәм табыны әзерләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.