Питрәч районы Көек авылында төзелеп килә торган яңа мәчетнең тышкы төзелеш эшләре тәмамланган, эчке эшләре дә бетеп килә, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. “Рус авылында төзелеп килә торган әлеге мәчет Ураза гаетенә ачылыр дип көтелгән булса да, финанс чыгымнары җитмәү сәбәпле, кайбер тоткарлыклар килеп чыкты. Мәчеткә газ, су кертәсе бар”, дип билгеләп үтте мөхтәсиб Мансур хәзрәт Кучкаров.
“Иртәгә Питрәч районда имамнар җыелышы үтәчәк. Җыелышта 28 августта районда үткән депутатлар сессиясендә күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр каралачак, шулай ук яңа уку елына әзерлек эшләренә дә тукталып үтәчәкбез”, диде Мансур хәзрәт.