Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов билгеләп үткәнчә, районның Сосновый Бор урыс авылында тиздән яңа мәчет сафка басачак. Әлеге авылда моңарчы мәчет булмаган, хәллерәк мөселман егетләренең инициативасы белән, агымдагы елның июль аенда төзелеш эшләре башланып китә. “Егетләр мәчет төзелешенең оештыру эшләрен, финанс якларын үз өсләренә алсалар, без – хәзрәтләр үзебезнең киңәш-тәкъдимнәребез белән ярдәм итәбез”, дип билгеләп үтте мөхтәсиб.
Яңа мәчеткә Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә гыйлем алган Илшат хәзрәт имам-хатыйб итеп билгеләнәчәк. Мөхтәсибәт хәбәр иткәнчә, мәчетнең төзелеш эшләре Корбан бәйрәменә кадәр тәмамланырга тиеш.