1 сентябрьдә сәгать14:00 дә Кукмара районы Туембаш авылында яңа мәдрәсә ачу тантанасы була. Кукмара районы мөхтәсибәте хәбәр итүенә караганда, авыл мәдрәсәсе өчен бина җирлектәге мәчеткә йөрүчеләрнең көче белән булдырылган. Мәдрәсәдә мәчеткә йөрүчеләр, җирле халык дини гыйлем туплый алачак.
Мәдрәсә ачылышына Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт һәм район имамнары чакырылган.