2012 елның 19 августында Ураза гаете уңаеннан Чирмешәндә Сабантуй бәйрәме үткәрелгән, биредә 700ләп кеше катнашкан.
Чирмешәндә мондый бәйрәм беренче тапкыр үткәрелә икән.
Килгән кунакларны районның имам-мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин һәм район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин котлады. Соңыннан Марат хәзрәт Мәрданшин вәгазь сөйләде.
Сабантуйда төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым мәйданчыклар каралган иде. Бәйрәм программасында авыл мәчетләрендә дини гыйлем алучы балалар өчен Коръән уку һәм Азан әйтү бәйгеләре үтте.
Сабантуй кунакларын тәмле пылау белән сыйладылар.