Islam-today.ruга “Азатлык” татар яшьләре берләшмәсе лидеры Н.Нәбиуллиннан килгән Татарстандагы мөфтине алмаштырырга кирәклеге турындагы гаризага ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Р.Хәмидуллинның шәрехнамәсе: “Мөфтине билгеләү һәм алмаштыруга, ҮДО – ТР МДНнең Уставы нигезендә, Татарстан республикасы мөселманнар корылтаеның гына хокукы бар.
2011 елның апрелендә, Илдус хәзрәтне сайлап, имамнарның аңа тулы ышанычын күрсәттеләр. Н.Нәбиуллин һәм А.Шакировның имамнарга басым ясалу турындагы гаризаларына бернинди нигез дә юк һәм чынлыкка туры килми.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мөфтине сайлау – дини оешмаларның эчке эшләре. Н.Нәбиуллин да, А.Шакировның да моңа катнашы юк. Моннан кала, әлеге яшьләрнең “Азатлык” оешмасы беркайда да теркәлмәгән һәм гаризаларының дөреслеккә туры килүе дә икеле.
Чыганак: Islam-Today