2012 елның 19 августында Ютазы районы һәм Урыссу шәһәр тибындагы поселок мөселманнары Ураза гаетен үткәрделәр.
Бәйрәм тантанасы сәгать 8.00дә башланды. Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Урыссу шәһәр тибындагы поселок мәчетендә гает намазын үткәрде. Сәгать 9.00дә Ютазы районы мөхтәсибәте тарафыннан җирле мөселманнар өчен 250 кешелек бәйрәм табыны әзерләнде.
Сәгать 10:00дә Ютазы районы эшмәкәрләре һәм төрле оешма җитәкчеләре өчен шулай ук табын оештырылган.
Сәгать 14:00дә Чирмешән районы администрациясе һәм мөхтәсибәте тарафыннан Ураза гаете уңаеннан мөселман Сабан туе оештырылган, бәйрәмдә Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашкан.