2012 елның 21 августында Югары Ослан районы Советының 30нчы утырышы үтте.
Утырышта Югары Ослан муниципаль районында дини экстремизмга каршы көрәш һәм профилактик чаралар күрү буенча төп мәсьәләләр каралды.
Районның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин күтәрелгән мәсьәлә буенча чыгыш ясады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә, район мөхтәсибәте дә әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып баруларын билгеләп үтте. Үз чыгышында шулай ук халык арасында хәзрәтләрнең рольләрен үстерү кирәклеге турында да ассызыклады.