19 августтаТүбән Камада Гает бәйрәме бик матур узды. Әлеге бәйрәмне уздыру өчен махсус программа әзерләнгән иде. Бәйрәм сәгать 7.00 дә Җәмигъ мәчетенда вәгазь укудан башланды. Имам-хатыйб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин укыган вәгазьне алдан көйләнгән экран аша урамда да тыңларга мөмкин булды.
Йосыф хәзрәт үзенең вәгазендә мөселманнарның ай дәвамында ризыктан, начарлыклардан тыелып торулары, Адәм баласының төзәтәсе гамәлләре хакында сөйләде. Бәйрәм вәгазеннән соң җыелган халык намазга басты. Мәчет халык белән тулганга, намаз укыр өчен келәмнәр урамга да җәелде.
Гает бәйрәменә җыелган халыкны Түбән Кама районы башлагы Айдар Метшин да котлады. Шулай ук бәйрәмдә төрле милләт балаларының катнашуы һәм төрле телләрдә Ураза бәйрәме белән котлаулары бәйрәмгә үзенә бер нур бирде.