Чаллы шәһәренең барлык мәчетләрендә дә Ураза гаете югары дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Соңгы елларда намаз заллары гает намазына килүчеләрне сыйдыра алмый. Бу күренеш быелгы гаеттә дә кабатланды. Төп тантана башланганчы, ураза фитырын тапшыручылар да булды.
Ураза бәйрәме иртәнге 6 сәгатьтә бәйрәм вәгазләреннән башланды. Аннары ике рәкәгать гает намазы укылды. Намаздан соң гарәп телендә гает хөтбәсе сөйләнде.
Бәйрәм кәефе көнозын дәвам итте. Шәһәрнең “Тәүбә” һәм “Нур-Ихлас” мәчетләре балалар өчен төрле-төрле атракционнар оештырды. Бәйрәм тантанасы өч көн барачак, дип хәбәр итте Чаллы мөхтәсибәте.