18 августта ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Коръән-хафизлар өчен ифтар мәҗлесе оештырылды. Белгәнебезчә, Коръән-хафизлар республикабыз районнарына Рамазан шәриф аенда мөселманнарны тәравих намазлары укытырга, Коръән серләренә, тәҗвид кагыйдәләренә өйрәтергә Төркиядән җибәрелгәннәр иде.
ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов Диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары исеменнән кунакларга рәхмәтен җиткерде һәм киләсе елларда да аларны республикабызга чакырып калды. Коръән-хафизларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды һәм Коръәннең яңа Казан басмасы бүләк ителде.
Соңыннан шушы районнарда үткән эш белән таныштырдылар, Коръән-хафизлар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Очрашу ифтар-мәҗлесе белән төгәлләнде.