Рамазан шәриф ае ахырына якынлашып килә, шушы бер ай эчендә Баулы мөселманнары тарафыннан шактый гына күләмдә игелекле эшләр эшләнде.
Июль аенда Баулы шәһәренең “Өмет” мәчете каршындагы лагерьда илледән артык бала ял итте. 19 июльдә районның барлык мәчетләрендә дә тәравих намазлары башланып китте.
Шәһәрнең “Гали” һәм “Өмет” мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре көн дә диярлек үткәрелеп килде. Рамазанның 27нче төнендә, Кадер кичәсендә, мәхәллә халкы мәчеткә җыелып, гыйбадәт кылдылар. Мәчетләрдә үткән ифтар мәҗлесләренең күбесе мәхәллә халкының акчасына оештырылды.
6 августта “Колос” кафесында Баулы районы администрация җитәкчелеге мәчет аксакаллары өчен ифтар мәҗлесе уздырды.
Ифтар мәҗлесләренә даими рәвештә 100дән артык мөселман йөрде.
Фитыр сәдакалары мохтаҗларга биреләчәк, ә гает намазына килгән мөселманнарны Алаев Чачарилав Омаригаджиевич җитәкчелегендәге ҖЧҖ “Кооператор” традицион татар беленнәре, ризыклар, чәй белән сыйлаячак.