16 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге “Мин ураза тотам” акциясен оештырды. Яшь буынны ислам диненә җәлеп итү, Рамазан аеның әһәмиятлелегенә басым ясау максатыннан үткәрелгән чара кысаларында “Мин ураза тотам” шигаре астында Казан урамнарында автомобильләргә ябыштыргычлар, шулай ук значоклар таратылды. Әлеге акциядә катнашучы бер төркем яшьләр Бауман урамындагы сәгать каршында, Муса Җәлил һәйкәле янында, Уң Болак урамында узып баручыларга Рамазанны искә төшереп, изге айны хәтерләтеп торучы истәлек бүләкләрен - 500гә якын значок һәм ябыштыргыч бирделәр, якынлашып килүче Гает бәйрәме белән котладылар.
Сәгать 17.30да башланган чарадан соң яшьләр ифтарга "Дворянское гнездо" ресторанына җыелды. Ифтар мәҗлесендә ТР МДН вәкилләре һәм 30 га якын яшь мөселман катнашты. Мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов яшьләргә динебез кыйммәтләре турында вәгазь сөйләде, хәдисләрне искә төшерде. “Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүчеләр булып яшәргә язсын, күңелләребездән рәхим-шәфкать китмәсен”, - дип үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
“Мин ураза тотам” акциясендә катнашкан яшьләр үзләре дә бүләксез калмады. Аларга Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән дини китаплар бүләк ителде.