Әгерҗе районы мәхәлләләрендә һәр көн саен ифтар мәҗлесләре оештырыла. Район үзәгендә оештырыла торган ифтар ашында 200ләп кеше катнаша.
Кичә, ягъни 14 август көнне “Нур” мәдрәсәсендә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым ифтар мәҗлесе оештырылды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.
Бүгенге көндә мөтәсибәт районның социаль яклау үзәге белән дә тыгыз элемтәдә тора, бергәләшеп төрле хәйрия эшләрен оештыралар. Халыктан килгән фитыр сәдакаларына мохтаҗ гаиләләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр, аз керемле гаиләдән булган мәктәп укучыларын мәктәпкә әзерләргә булышалар икән.