Бөгелмә районы үзәк мәчетендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенә караган мөэзиннәр арасында ел саен үткәрелә торган “Азан-2012” бәйгесе оештырылды. Бәйгедә Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Урыссу, Баулы һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән мөэзиннәр катнашты. Катнашучылар биш яшь категориясенә бүленделәр һәм араларында иң яхшылары билгеләнеп үтелде.
7 яшькәчә булган малайлар арасында барысы да җиңүчеләр дип билгеләнде һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
8 яшьтән алып 18 яшькәчә булганнар арасында 1 урынга – Зиязов Муса (Баулы), 2 урынга – Ибраһимов Равил (Бөгелмә), 3 урынга Кәримов Рөстәм (Бөгелмә) лаек дип табылды.
19 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр арасында 1 урын – Турсунов Мөхетдингә (Казан), 2 урын – Хәетов Бебиджанга (Бөгелмә), 3 урын Галиев Ринатка һәм Мәрданшин Мөхәммәдкә (Урыссу) бирелде.
31 яшьтән алып 60 яшькәчә булган мөэзиннэр арасында 1 урын –Колахмәтов Ринатка (Бөгелмә), 2 урын – Осипов Габдуллага (Урыссу), 3 урын Шәмсетдинов Камилгә (Бөгелмә) тапшырылды.
61 яшьтән олыраклар арасында 1 урынга – Хәлиллин Әбузәр (Лениногорск), 2 урынга – Сәлимов Хәләфетдин (Бөгелмә), 3 урынга Хәсәнов Габид (Бөгелмә) лаек дип табылдылар.