Фитыр сәдакасы бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала, ул Рамазан аенда Ураза гаетенә кадәр мохтаҗларга бирелергә тиеш. Шулай ук фитыр сәдакасын Ураза гаете намазыннан соң тарату да дөрестер. Фитыр сәдакасының күләме – 1759 гр.бодай яисә он, 3518 гр. хөрмә, арпа яисә йөзем, шулай ук фитыр сәдакасын акчалата бирсәң дә ярый. Бу елда исә фитыр сәдакасының күләме 50 сумнан алып 300 сумга кадәр дип билгеләнде.
Фитыр сәдакасы һәр мөселман тарафыннан бирелә, шулай ук балалары өчен, әгәр әти-әниләре аның карамагында булса, алар өчен дә тапшырылырга тиеш.