“Казанская” кош фабрикасы “Хәләл” стандартлар Комитетына хәләл продукциясе ассортиментын киңәйтү буенча гариза бирде. Фабрика җитәкчелеге 3 төрле казылык эшләнмәләре, пилмән һәм кош ите җитештерергә планлаштыра.
ЯАҖ “Купель” һәм ҖЧҖ “Ошель” “Хәләл” стандартлары комитеты тарафыннан тикшерү үтте һәм таныклыкны куллану вакытын тагы бер елга озайтты.
Шәхси эшмәкәр Алеев Марс Шамилович шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” Комитеты тарафыннан тикшерү үтте һәм комитетның таныклыгына ия булды. Эшмәкәр ит җитештерү белән шөгыльләнә.