Ютазы районы җәйге лагерьларында район мөхтәсибәте булышлыгында “Наркотикларсыз томыш” акциясе үтте.
Әлеге чараның төп максаты – балалар, яшүсмерләр һәм олы буын өчен антинаркотик реклама һәм дәгъват алып бару аркылы наркотикларга карата негатив мөнәсәбәт булдыру, шулай ук хокук саклау органнарын наркотикларның законсыз әйләнешен һәм куллану очраклары турында мәгълүмати яктан тәэмин итүне көчәйтү.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында, беренчедән, наркотиклар таралышын кисәтү, икенчедән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар үткәрү каралган.
Марат хәзрәт Мәрданшин билгеләп үткәнчә, яшьләрдә югары әхлакый сыйфатларны тәрбияләп, аларның рухларын ныгытырга һәм җәмгыятьтәге урынын табарга булышырга кирәк. Җаваплы һәм актив кеше тормышта да үз блын таба, ялгыш юлларга да керми.