Буа мәдрәсәсе хәзерге вакытта яңарыш чорын кичерә дисәк тә артык булмас. 999 данәдәге “Буа мәдрәсәсе” газетасының дөнья күрә башлавы гына да зур вакыйгаларның берсе булып тора. Газетаның беренче саны Рамазан шәриф аена багышланган, шуңа да күп кенә материалларында әлеге изге айның фазыйләтләре, ураза тоту, шулай ук котлаулар, мәдрәсә яңалыклары урын алган.
Газетаның мөхәррире, мәдрәсә директоры Рәшит Маликов газетаның киләчәгенә зур йөметләр баглый: газета ай саен нәшер ителеп, Исламга кагылышлы мәсьәләләрне һәм Буа районы мөелманнары тормышын яктыртып барыр дип өметләнә.