8 августта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм ярдәм күрсәтү бүлеге Дәрвишләр бистәсендәге интернат-йортта тәрбияләнүче физик тайпылышлары булган сабыйлар өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Әлеге чара “Туган авылым” ресторан-күңел ачу үзәгендә үтте. Балалар өчен мультфильм геройлары тарафыннан махсус күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Сабыйлар үзләренең осталыкларын төрле уеннарда, бәйгеләрдә күрсәттеләр, оештыручылар һәрберсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Дәрвишләр бистәсендәге әлеге интернат-йорт белән агымдагы елда гына хезмәттәшлекне башладык. Сабыйларга карап, һәрбер кеше үзенең тормышы турында уйлана һәм билгеле бер нәтиҗәләр ясый ала. Шунысы куанычлы: мондый төрдәге изге гамәлләрне оештыруга яшьләр дә битараф түгел. Бүгенге ифтар мәҗлесен оештыруда да яшьләребез үзләреннән өлеш кертте, кайбер финанс чыгымнарын үз өсләренә алдылар. Ә сабыйларга килгәндә, биргән бүләкләр, уеннардан гына түгел, хәтта җылы караш, бер елмаюдан да аларның кәефләре күтәрелә. Шуңа да Рамазан аенда гына түгел, һәр көнебезне, һәр гамәлебезне игелек кылуга багышласак иде. Сентябрь аенда Дәрвишләр бистәсенә үзебез барырга ниятлибез, дип билгеләп үтте Диния нәзарәтенең хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Туган авылым” ресторан-күңел ачу үзәге җитәкчесе Натиг Бадаловка әлеге ифтар мәҗлесен оештыруда катнашканы, гомумән, хәйрия ашын тулаем үз өстенә алуы өчен рәхмәтен җиткерә. Киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлеккә өметләнеп калабыз. Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләрен үзенә меңләтә кайтарса иде.