Коръән елы кысаларында һәм Рамазан ае уңаеннан Түбән Кама Җәмигъ мәчете балалар өчен Коръән ятлау курслары үткәрде. 1-10 август көннәрендә 10 яшьтән алып 14 яшькәчә булган 12 ир бала өчен дәресләр үтте. Әлеге балаларның күбесе инде ярты пәрә, хәтта артыгракларны белә иде. Мөгаллимнәр белән Изге Коръән сүрәләрен кабатлап, яңаларын өйрәнделәр, дөрес укылышларын карап чыктылар. Курслардан балалар канәгать калды һәм үзләренә зур файдалы гыйлем алдылар.
Яхшы вакытта – файдалы гамәл
09 август 2012 ел 13:14

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы