11 августта сәгать 18:00дә Бөгелмә мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә “Азан - 2012” бәйгесе үтәчәк. Бәйге Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенә караган районнары арасында биш яшь категориясендә оештырыла:
- 7 яшькәчә
- 7 яшьтән алып 18 яшькәчә;
- 19 яшьтән алып 30 яшькәчә;
- 31 яшьтән алып 60 яшькәчә;
- 61 яшьтән алып.
Бүләкләү тантанасы ифтар мәҗлесендә үтәчәк. Бәйгедә теләгән һәркем дә катнаша ала. Белешмәләр өчен телефон: 4-16-98.