Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев хәбәр иткәнчә, районның Ишки, Соколка, Түбән Яке, Кече Сөн авыллары Рамазанның беренче яртысында мөселманнарны ифтар ашларына җыйган.
9 августта – Түбән Ушмы авылында,12 август якшәмбе көнне районның Яңа Комазан авылындагы “Рәшидә” мәчетендә ифтар ашы узачак. Районның үзендә ифтар мәҗлесе Рамазан аеның соңгы көннәрендә узар дип планлаштырыла.
Ишки авылында шушы көннәрдә авылдан чыккан эшмәкәр Рәмис әфәнде булышлыгында яңа мәчетнең стеналары күтәрелгән, әлеге мәчетнең ачылу датасы төгәл билгеле түгел. Шулай ук Мамадыш үзәгендә яңа мәчетнең төзелеше бара, дип хәбәр итте имам-мөхтәсиб.