10 августта сәгать 19:00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында мөфтият җитәкчелеге чит илләрдәге дини уку йортларында гыйлем алучы студентлар белән очрашу оештыра. Диния нәзарәте исеменнән мөфти вазыйларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР МДНнең нәшрият бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТРның көнчыгыш төбәк казые Рәфыйк хәзрәт Минниәхмәтов чыгыш ясаячак. Шулай ук ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин да катнашыр дип көтелә.
Мондый төрдәге очрашулар узган елда да үткән иде, бу елда исә чарага 30дан артык студент чакырылган. Оештыручылар фикеренчә, мондый төрдәге очрашулар Татарстан өчен традициягә әйләнергә тиеш, чөнки республика студентлары өчен туган яклары белән элемтәне өзмәү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.