1 августта Буа мәдрәсәсенең рәсми делегациясе Ульян шәһәрендә Ульян өлкәсе мөселманнары Региональ Диния нәзарәте белән очрашты. Очрашуда Мөфтият ягыннан Мөфтинең урынбасары Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов, Рәсүл хәзрәт Фәтхуллов һәм башка дин әһелләре, Буа мәдрәсәсе ягыннан мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, директор урынбасары Габдрәүф хәзрәт Хисматуллин, гарәп теле мөгаллиме Мөслим хәзрәт Кәримов, Төркия Җөмһүриятенең Мерсим шәһәреннән килгән имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Җәвик катнаштылар. Очрашу барышында Ульян өлкәсендәге дини ситуация, Буа мәдрәсенә 2012-13 уку елларына шәкертләр кабул итү, Ислам динен үстерү юлында бердәм хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Шулай ук катнашучыларга шәһәр буенча экскурсия оештырылды, берничә мәчеттә булдылар, Ленин мемориалы һәм башка истәлекле урыннар белән таныштырылды.
Соңыннан Диния нәзарәте бинасында шәһәр мөселманнары катнашлыгында ифтар мәҗлесе үтте, бергәләшеп тәравих намазы укылды.