Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Мамадыш мәдрәсәсе 2012-2013 уку елына шәкертләр туплый. Белгечләр әзерләү көндезге, кичке һәм читтән торып уку рәвешендә алып барыла.
Көндезге бүлеккә яше 14 тән дә ким булмаган егетләр кабул ителә. Шәкертләр мәдрәсә тулай торагында яшәү урыны һәм көненә 3 тапкыр ашау–эчү белән тәэмин ителә. Уку вакыты - өч ел. Урта белем алу икенче санлы лицей нигезендә алып барыла.
Кичке һәм читтән торып уку бүлегенә хатын-кызлар һәм ир-егетләр кабул ителә. Яшь чиге куелмаган. Уку вакыты-дүрт ел.
Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң шәкертләргә квалификация комиссиясе карары нигезендә тиешле белгечлек алу турында диплом бирелә.
Безнең адрес: Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, М. Җәлил урамы 8/28,
Телефоннар: 3-19-17, 89172802391