Саба мөселманнары өчен Рамазан шәриф ае зур активлык белән бара. Мөбарәк айларның беренче көннәрендә районның Керәнне авылында яңа мәчет сафка баскан. 30 июльдә балалар өчен җәйге мөселман лагере тәмамланган. Районның имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Саба мәчете каршындагы мөселман лагерена 100дән артык малай һәм кызлар йөргән.
Ифтар мәҗлесләренә килгәндә, күбесен халык үзе үткәрә икән. Бу елда Төркиядән Дурмуш Ядгин исемле Коръән-хафиз кайткан, ул үз чиратында мәхәллә халкы өчен Коръән дәресләре үткәрә, тәравих намазларын укыта, дип хәбәр итте Айнур хәзрәт.