27 июль көнне Чирмешән авылының җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды. Әлеге ифтар ашы мәчеткә актив йөрүчеләр һәм шәкертләр тарафыннан оештырылды. Мәҗлес барышында Коръән укылды, вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнде. Барлыгы 100ләп мөселман катнашты, дип хәбәр итә мөхтәсибәт.
Чирмешән районы мөхтәсибәте барлык килгән мөселманнарга, бигрәк тә әлеге ифтар ашын оештыруга үзләреннән өлеш керткән кардәшләренә рәхмәтен җиткерә.