28 июльдә Буа мәдрәсәсе вәкилләре Мирхәт хәзрәт Җавамалиев җитәкчелегендәге Апас районы мөхтәсибәтендә мөселманнар белән очраштылар. Очрашу барышында Буа мәдрәсәсенә 2012-2013нче уку елына шәкертләр җыю мәсьәләсе буенча фикер алышу булды. Апас районы, башка якын тирә районнар кебек үк, яхшы әзерлекле имамнарга мохтаҗ.
Шулай ук оештыру мәсьәләренә дә тукталып үттеләр, мәдрәсәгә укырга чакыручы буклет, афишалар тапшырылды. Буа мәдрәсәсе җитәкчелеге мондый төрдәге очрашуларны башка якын тирә районнар белән дә оештырырга ниятли.
Исегезгә төшерәбез, Буа мәдрәсәсендә традицион ислам нигезләре укытыла. Биредә квалификацияле имам-хатыйблар, Ислам нигезләре һәм гарәп теле мөгаллимнәре әзерләнә. Яхшы гыйлем алыр өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган.