Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев хәбәр итүенчә, бүген, 27 июльдә Теләче районы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе оештырылачак. Әлеге ифтар ашын районы җитәкчелеге уздыра. Мәҗлестә 150 мөселманнар катнаша алачак. Шулай ук Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашыр дип көтелә.