2012 елның 22 июлендә Югары Ослан районының Кызыл Тау авылы ярында Уфадан Ярославльгә юл тоткан “Герой А.Головачев” корабле тукталды. Корабль кунакларын Кызыл Байракта районның имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов каршы алды. Пассажирлар һәм корабль командасы әгъзалары өчен мәчеткә экскурсия оештырылган иде. Араларында “Русский Альянс” компаниясенең генераль директоры Михаил Валерьевич Васильев һәм “Герой А.Головачев” капитаны Баженов Николай Николаевич та бар иделәр.
Соңыннан капитан соравы буенча, Рамазан башлану уңаеннан корабльдә Коръән укылды.