2012 елның 17 июлендә Мәскәүдә мөселманнарга адресланган “Аль-РТВ” гомумроссия телевизион каналының Иҗтимагый советы утырышы үтте. Үткәрелгән чарада ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Әлбир хәзрәт Крганов, Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Шәфыйк хаҗи Пшихачев, Али Вячеслав Полосин, Рөстәм Арифҗанов, Патимат Гамзатова, Рифат Сабитов, Алексей Сикорский, Илья Баринов һ.б.лар.
Җыелышта шулай ук “Аль-РТВ” телеканалының ачылышына кагылышлы сораулар да каралып үтте, соңыннан “Мөселманнар өчен һәм мөселманнар турында гомумроссия телеканалы ачу турында меморандум” кабул ителде. Әлеге канал 2012 елның 19 августында – Ураза гаете көнне эшли башлаячак. Шулай ук яңа каналга редакцион советы әгъзалары сайланылды, шул исәптән Илдус хәзрәт Фәиз дә шулар арасында. ТР Мөфтие “Аль-РТВ” Иҗтимагый советы составына да керде.
Телеканалның эше башка телевиденияләр принциплары буенча эшләячәк, шулай да мөселман аудиториясенең үзенчәлеге һәм традицияләре дә исәпкә алыначак. Каналның җитәкчелеге тарихи-дини һәм милли-мәдәни агарту эшчәнлеге алып баруны төп максат итеп куя.