2012 елның 18 июлендә 11:00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Рамазан аена кагылышлы сорауларга ачыклык кертү уңаеннан пресс-конференция үтте.
Пресс-конференциядә ТР МДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шулай ук Рамазан ае фазыйләтләре, ураза тотуның савабы турында сөйләде. Шулай ук пресс-конференциядә ТР МДНнең Аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.
20 июльдә мөселманнар өчен мөбарәк булган Рамазан ае башланып китә. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән, шуңа да Рамазан ае – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән яктыртылган мәртәбәле ай. Бу айда мөселманнарга ураза тоту фарыз ителгән. Рамазан аенда ураза тоту – ислам диненең биш баганасының берсе, димәк, авыру булмаган һәр мөселман өчен ураза фарыз гамәлләрдән санала.
- Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата да түләнергә мөмкин. Агымдагы елда фидия сәдакасының күләме 100 сумнан алып 300 сумга кадәр.
- Рамазан аенда фитыр сәдакасы һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Бу елда фитыр сәдакасының күләме – 50дән алып 300 сумга кадәр.
- Зәкәт – капиталның кырыктан бер өлешен түләү. Бу елда зәкәтне еллык капитал аз дигәндә 130 мең сумны тәшкил иткән очракта түләргә тиешләр.130 мең сум капиталдан зәкәт күләме 3250 сум туры килә.